Дәүләт Зур концертлар залы опера тыңларга чакыра

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

20 декабрь көнне 18.30да Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Казанның La Primavera Камера оркестрының Раштуа концерты узачак.

Анда сопрано Гюльнара Низамова һәм тенор Роман Муравицкий башкаруында иң танылган ария һәм дуэтлар башкарылачак.

Гюльнара – Кубаньның атказанган артисткасы. Ул Россиянең күп кенә театрлары белән хезмәттәшлек итә, планетаның иң зур мәдәни үзәге  - Кувейттагы Опера театры ачылышында катнашкан. Легендар Андреа Бочелли белән дуэтта  «Con te partiro»ны башкарган.

Роман – Зур театр солисты, Россиянең атказанган артисты. Ул ил һәм чит илләрнең театр сәхнәләрендә опера партияләрен башкара, концерт программалары белән чыгыш ясый, танылган оркестрлар белән хезмәттәшлек итә, музыкаль фестивальләрдә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International