Камал театрында "Һөнәр" фестиваленең ачылу тантанасы узды

2017 елның 9 декабре, шимбә

Бүген 17.00 сәгатьтә Камал театрында IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале үз эшен башлап җибәрде. 
Театрның Зур Сәхнәсеннән Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова, Камал театрының әдәби бүлек мөдире, фестивальнең программа өлеше җитәкчесе Нияз Игъламов, "Яратылмый калган ярлар" спектакленә килгән тамашачыларга фестивальнең программасы турында сөйләделәр, ә катнашучыларга уңышлар теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International