12 декабрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында композитор, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Александр Руденко истәлегенә багышланган концерт була.
Казан композиторлар мәктәбендә тәрбияләнгән Александр Руденко яшь композиторларны өйрәтүгә яңа һәм нәтиҗәле алымнар эшләүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Аның иҗади һәм педагогик хезмәтләре нәтиҗәләре музыка җәмгыятендә киң танылган.
Тамашачыларга композиторның «Мультипликации», «Неистовое allegro», «Удмуртские акварели» һәм башка әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Вокал әсәрләрне Александр Руденконың оныгы, халыкара конкурслар лауреаты Мария Руденко башкарачак. Шулай ук сәхнәгә Ruden Jazz ториосы да чыгачак. Кичәнең кульминациясе Александр Руденконың Бишенче симфониясе булыр дип көтелә. Аны Казан консерваториясенең Евгений Афанасьев җитәкчелегендәге Симфоник оркестры башкарачак.