Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары “Милли хәзинә” Идел буе балалар-яшүсмерләр халык иҗаты фестивалендә берничә номинациядә җиңү яулады. Иҗади конкурсны Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты оештырган иде.
Наилә Нәбиуллина “Бирнә өчен сандык” эше өчен “Декоратив-гамәли иҗат” номинациясендә беренче урынны яулады. “Никах” ансамбле өчен Айгөл Садриева да беренче урынга лаек булды.
Ә Камилә Зиатдинова “Чәчәк” комплекты өчен II дәрәҗә лауреат дипломына ия дип табылды. Ә Валерия Горохова «Barocco» аксессуарлар комплекты өчен III дәрәҗә лауреат булды. Аларның җитәкчеләре – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җәмилова.