8 декабрь көнне ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның төп бинасында “Арт-линия” Сәнгатькә ярдәм фонды музыкантларының хәйрия концерты узачак.
Анда Спиваков һәм “Арт-линия” фондлары степиандатлары, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары башкаруында рус һәм чит ил классикасы әсәрләре яңгыраячак. Концерттан җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге фондка тапшырылачак.