Казанда опера сәнгате лаборатория-мәктәбе ачыла

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Иртәгә Казанда «KazanOperaLab» беренче Казан опера сәнгате лаборатория-мәктәбе ачыла. 7-23 декабрьдә проектның беренче белем бирү этабы узачак, аның кысаларында музыка сәнгате һәм театр өлкәсендә исемнәре дөньяга танылган белгечләрдән лекция, остаз дәресләре һәм семинарлар узачак.

KazanOperaLab – яшь композиторлар, режиссерлар, рәссамнар һәм драматурглар өчен «Sforzando» Татарстан Республикасы Башкаручылар сәнгатен үстерү фонды Россия һәм Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, РФ Композиторлар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы, “Живой город” Заманча сәнгатькә ярдәм фонды, “Угол” иҗат лабораториясе, Салимҗанов исемендәге Актерлар йорты һәм ТРның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән бергә тормышка ашыра торган иҗади һәм белем бирү лабораториясе.

Бу 2017 елның декабреннән башлап 2018 елның ноябренә кадәр исәпләнгән һәм берничә этаптан торган проект. Лабораториядә Татарстаннан 3 композитор, 3 рәссам-сценограф, 3 драматург һәм 3 режиссер катнаша.

Беренче этапта дәресләрне опера режиссеры Василий Бархатов; композиторлар Александр Маноцков, Светлана Нестерова, Николай Попов, Владимир Раннев һәм Эльмир Низамов; драматург һәм сценаристлар Евгений Казачков һәм Михаил Дурненков; театр рәссамнары Зиновий Марголин һәм Ксения Перетрухина; музыка белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре Лариса Барыкина, Михаил Мугинштейн, Петр Поспелов һәм Дмитрий Ренанский үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International