“Музыка һәр йөрәктә”

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән йөрәккә” хәйрия проекты кысаларында Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Музыка һәр йөрәктә” дип аталган хәйрия концертлары циклының икенчесе узды.

Программа ике өлештән торды: беренчесендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ачык остаз дәресе узса, икенчесендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар чыгыш ясады.

Әлеге чара "Sforzando" ТР Башкаручылар сәнгатен үстерү фонды белән бергә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International