Казанда Буа драма драма театры оешуга 100 ел тулуга багышланган кичә узды

2017 елның 2 декабре, шимбә

Казанда Буа драма драма театры оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Коллективны юбилее белән котларга хезмәттәшләре, журналистлар, тәнкыйтьчеләр һәм театр җәмәгатьчелеге вәкилләре килгән иде.

Кунакларга Буада театр оешу тарихы турында сөйләүче тамаша күрсәтелде. Бәйрәм программасына театрда куелган аерче танылган спектакльләрдән өзекләр дә кертелгән иде.

Шулай ук театр һәм труппа адресына бик күп җылы сүзләр дә әйтелде. Коллективны юбилее белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан дәүләт театрлары җитәкчеләре котлады.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән котлау хатын укыды, аннары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Кәмәртдинова Гөлзада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен алды.

Рима Хәмидуллина, Раил Вәлиев, Дамирә Габделнасыйровалар театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.  

Моннан тыш, Буа дәүләт драма театрына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте дә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International