Бүген Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры Чаллы шәһәренең Орган залында “Оркестрның алтын фодыннан” программасын тәкъдим итә.
Солистлар - Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова (сопрано) һәм Татарстанның атказанган артисткасы Ольга Вайссбеккер (балалайка).
Концерт Татар дәүләт филармониясенең 80 еллыгына багышлана. Башлана – 18.30да.