Дмитрия Хворостовский истәлегенә

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Казан һәм Мәскәүдә “Иоланта” операсын солистлар һәм хор белән концерт башкаруында тәкъдим итә.Аны Дмитрий Хворостовский истәлегенә багышлыйлар. Әлеге проектка Вероника Джиоева, Сергей Скороходов, Василий Ладюк, Пётр Мигунов, Евгений Никитин, Светлана Шилова, Артем Сафронов, Дмитрий Скориков, Ксения Антонова һәм Мария Пантюхова кебек исемнәре дөньяга танылган солистлар җәлеп ителгән.

16 декабрь көнне 17.00дә концерт Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы, ә 18 декабрьдә 19.00дә Мәскәү консерваториясенең зур залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International