29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге Музыка көллиятендә Салих Сәйдәшев исемендәге вокалчылар конкурсы үткәрелә.
Бөек композиторның тууына 90 ел тулу хөрмәтенә 1990 елда гамәлгә кертелгән төбәк конкурсы ике елга бер тапкыр уздырыла.Бәйгене гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
2012 елда катнашучылар географиясе киңәю һәм тапшырылган гаризалар саны арту сәбәпле, министрлык конкурсның статусын күтәргән иде.
Быел Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург, Түбән Новгород, Уфа, Октябрьск, Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Камадан 50дән артык вокалчы конкурста катнашырга теләп гариза тапшырган.
Бәйге 3 турда үткәрелә.
XIII Салих Сәйдәшев исемендәге Ачык республика вокалчылар конкурсының гала-концерты 2 декабрь көнне 17.00дә Түбән Кама музыка көллиятенең концертлар залында узачак.