Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәренә китте. Алар анда Зәед Шәех исемендәге Милли мирас фестивалендә (Sheikh Zayed Heritage Festival) катнашачак. Ансамбль әлеге фестивальдә инде берничә ел рәттән чыгыш ясый.
Татар ансамбле чыгышы фестиваль кысаларында көн саен берничә булуы да ихтимал. Казанга Фольклор ансамбле декабрь азагында гына кайтачак. Бу баруда гарәп иле күренешләре белән тагын бер музыкаль клип төшереләчәк.