Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге дөньякүләм акциягә кушылды. Аның кысаларында кичә Казанның аерым ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмалары, шулай ук Социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре күренекле татар классигы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасын бушлай карый алды.
#ЮМАРТСИШӘМБЕ – 5 ел элек барлыкка килгән иҗтимагый хәрәкәт һәм ул күп илләрдә җәелдерелә. Аның төп максаты – халыкны зур хәйрия флешмобында катнашуга берләштерү.