1 декабрьдә Татарстан Милли музеенда Мәскәүнең “Чыршы уенчыклары фабрикасы” музее ачыла.
Бирегә килүчеләргә уенчык ясау серләре, төрле илләрдә Яңа елны ничек каршы алулары турында сөйләячәкләр, шулай ук Россия һәм Советлар Союзының элеккеге республикаларында эшләнгән уенчыкларның иң яхшы үрнәкләрен күрстәчәкләр.
Теләүчеләр чыршы шарларын бизәкләү буенча остаз дәресләрендә катнаша ала.
Күргәзмә 2017 елның 1нче декабреннән 10 гыйнварга кадәр эшләячәк.