Кичә гала-концерт белән "Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы төгәлләнде.
“Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Жюрины Салават Фәтхетдинов җитәкләде. Жюри составында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакировалар бар иде.
IX “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре
«Академ вокал» номинациясе
1 урын – Ярамир Низаметдинов (30 яшь, Курган өлкәсе, Шадринск р-ны, Юлдус авылы)
2 урын – Җиһаншина Гүзәл (26 яшь, Яшел Үзән)
3 урын – Мамина Алисә (24 яшь, Татарстан, Питрәч р-ны, Яңа Шигали авылы)
“Вокал. Соло” номинациясе, төбәкләр
1 урын – Ашкеев Айбар (20 яшь, Казахстан, Экибастуз)
1 урын – Калмыкова-Бархитдинова Эльвина (28 яшь, Свердлау өлкәсе, Югары Пышма шәһәре)
2 урын – Галиуллин Фәнил (21 яшь, Ульян өлкәсе, Димитровград)
2 урын – Сюэ Фэй (23 яшь, Кытай)
3 урын – Бао Вэньцзе (23 яшь, Кытай)
3 урын – Әхмәтова Әдилә (24 яшь, Санкт-Петербург)
“Вокал. Соло” номинациясе, хатын-кыз тавышы, 15-20 яшь
1 урын – Әхмәтҗанова Энҗе (15 яшь, Казан)
2 урын – Хәкимуллина Гүзәл (20 яшь, Татарстан, Зәй)
3 урын – Шәйхетдинова Гөлинә (20 яшь, Татарстан, Биектау р-ны, Зур Битаман авылы)
“Вокал. Соло” номинациясе, хатын-кыз тавышы, 21-35 яшь
1 урын – Назарова Нәфисә (22 яшь, Башкортстан)
2 урын – Зиннәтуллина Рәмилә (22 яшь, Татарстан, Сарман р-ны, Сарман авылы)
3 урын – Хәсәншина Миләүшә (22 яшь, Башкортостан)
“Вокал. Соло” номинациясе, ирләр тавышы, 15-20 яшь
1 урын – Сирусин Алмас (19 яшь, Башкортостан)
2 урын – Яруллин Илһам (19 яшь, Татарстан, Арча)
3 урын – Сөләйманов Раушан (20 яшь, Башкортостан)
“Вокал. Соло” номинациясе, ирләр тавышы, 21-35 яшь
1 урын – Хөсәенов алмас (21 яшь, Башкортстан)
2 урын – Шәймөхәммәтов Линар (28 яшь, Башкортостан)
3 урын – Сирусин Рафис (24 яшь, Башкортостан)
“Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясе
1 урын – Баянчылар триосы (Җитәкчесе: Фәйзуллин Әбүзәр Әнвәр улы, Казан)
2 урын – Инструменталь дуэт: Илнур Коләхмәтов һәм Илдар Гыймадиев (Казан)
3 урын – “Җомга көн” татар фольклор ансамбле (Җитәкчеләре: Еникеева Алсу Рәшит кызы һәм Латыпова Венера Миңнеәхәт кызы, Казан)
“Инструменталь башкару” номинациясе
1 урын - Галиев Ильнур (24 яшь, Әлмәт)
2 урын – Галиуллин Әлфис (24 яшь, Татарстан, Чистай р-ны, Татар Елтаны авылы)
3 урын – Яруллин Салават (25 яшь, Татарстан, Әтнә р-ны, Югары Сәрдә авылы)
Махсус бүләк ияләре: