Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты, танылган җырчы Илһам Вәлиевның концерты була.
Концертта татар һәм башкорт операларыннан арияләр, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов кебек җырчылар башкарган җырлар яңгыраячак. Җырчының репертуарында Эльмир Низамов кебек яшь композиторлар әсәрләре дә бар.
Концертны Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды оештыра.