2017 елның 24 ноябрендә (17.00) Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Тәүфикъ Әйди истәлегенә “Әйдаман” дип аталган кичә була.
Кичәдә әдипнең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан, 4 томнан торган “Сайланма әсәрләре” һәм“Җыен фонды”нда аңа багышлап чыгарылган “Шәхесләребез” сериясенә кергән җыентык тәкъдим ителәчәк.
Искә алу чарасында Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Тәүфыйк Әйдинен якын дусты Индус Таһиров; язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Тәлгат Галиуллин; Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев; Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров; Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат; Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рәдиф Гаташ; драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; тәрҗемәче Фатих Котлы; шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; әдипнең улы – Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Тәүфикъ улы Әйделдинов гаиләсе; җырчылар – Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова, Базарбай Бикчәнтәев; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Гүзәл Гайнуллина һәм Илфак Хафизов катнаша.