Кариев театры “Әкияти палитра” фестивалендә катнаша

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

20-23 ноябрь көннәрендә   Габдулла Кариев  исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Чувашиядә II Милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары “Әкияти палитра” фестивалендә катнаша.

 Узган елгы җиңү хөрмәтенә быелгы фестиваль тантанасын ачу Кариев театрына тапшырылды. Шулай итеп, 20 ноябрь көнне,  фестиваль кунаклары Т. Миңнуллинның  “Әйт әле, күбәләк”  спектаклен караячаклар.  

Фестиваль Чабаксар шәһәрендә уза.  Анда Якутия, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия һәм Пермь өлкәсенең  яшь тамашачы театрлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International