«Алып калыр өмет...»

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

16, 22 ноябрьдә 18.30да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән, «Алып калыр өмет...» дип исемләнгән концерт була.  Әлеге концерт – «Олы юл әйтте...» циклының дәвамы.

Айдар Фәйзрахманов башкаруында татар халкының данлыклы шагыйрьләре әсәрләре һәм популяр җырчылар башкаруында Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан торган беренче концерт узган сезонда тулы заллар белән узды. Концертлар вакытында «Олы юл әйтте...» җырлар китабы сатылды, җыелган акча ДЦП авырулы бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырылды.

Әлеге концертлар татар әдәбиятенең иң күркәм әсәрләрен пропагандалауга, яңа исемнәр ачуга, профессиональ музыка сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән.

«Алып калыр өмет» концертында Татарстанның атказанган артистлары  Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри; Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов; Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов),  «Мирас» инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин), Халыкара конкурслар лауреатлары Екатерина Коврикова (фортепиано), Ильяс Камал (виолончель) катнаша.

Шагыйрьләр Рөстәм Мингалим, Илдар Юзеев, Мөдәррис  Әгъләм әсәрләре Айдар Фәйзрахманов башкаруында яңгырый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International