Әлмәт театры VIII «ArtОкраина» халыкара камера театралары һәм кече формалы спектакльләр фестивалендә катнаша

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Әлмәт татар дәүләт драма театры VIII «ArtОкраина» халыкара камера театралары һәм кече формалы спектакльләр фестивалендә катнаша. 15 ноябрь көнне 19.00дә алар “За черной речкой” театры сәхнәсендә Олжас Жанайдаров пьесасы буенча режиссер Эдуард Шахов куйган “Кибет” спектаклен күрсәтә.

Әлмәт театрының бу спектакле дүрт номинациядә “Алтын битлек” премиясенә дә тәкъдим ителгән.

2017 елның маенда “Кибет” Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә “Кече формалы иң яхшы спектакль” номинациясендә Гран-при алган иде.

Бу спектакль ТР Театр эшлеклеләре берлеге гранты акчаларына сәхнәләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International