Бүген Франциядә П.И.Чайковскийның «Лебединое озеро» спектакле белән М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт театрының гастрольләре ачыла. Казан артистлары анда П.И.Чайковскиның «Лебединое озеро» һәм «Щелкунчик» , С.Прокофьевның «Ромео и Джульетта» һәм Ц.Пуни, Р.Дригоның «Эсмеральда» балетларын күрсәтәчәк.
Беренче спектакль Лион шәһәрендә узачак. Труппа шулай ук Сен-Жермен-ан-Ле, Тулон, Роттердам, Золинген, Гаага, Амстердам һәм Европаның башка шәһәрләрендә дә чыгыш ясаячак. Гастрольләр вакытында артистлар Европаның алты иле – Франция, Германия, Австрия, Нидерланд, Бельгия, Даниядә 60тан артык спектакль күрсәтәчәк.
Труппа Казанга 2018 елның 5 февралендә әйләнеп кайтырга җыена. Гастрольләрдә театрның балет труппасынң тулы составы, театр оркестрының бер өлеше, техник һәм административ төркеме катнаша.
Спектакльләрдә төп партияләрне Казан балетыныд әйдәп баручы солистлары — Кристина Андреева, Аманда Гомес, Михаил Тимаев, Ильнур Гайфуллин, Таис Диоженес, Вагнер Карвальё һәм башкалар башкара.