Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Бу соңгы алты елда районда республика программасы буенча төзелгән алтынчы объект.

Бүген ачылган объект бер түбә астында клуб һәм китаханәне берләштергән. Биредә мәдәни чаралар үткәрү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Клубта балалар, яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр өчен төрле түгәрәкләр эшләячәк.

Мәдәният бинасын ачу тантанасында Татарстан мәдәният министры урынбасары  Гүзәл Шәрипова, район башлыгы Ренат Фәсахов һәм башкалар катнашты.

Клубны төзү өчен Татарстан бюджетыннан 11 млн 636 мең сум акча бүленгән. Тагын 1 млн 166 меңне район биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International