Бүген Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать залында 15.00дә “Тарихи истәлек” проекты кысаларында Дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан В.Д.Поленовның (Тула өлкәсе) ике күргәзмәсе ачыла.
“Евангель циклы” күргәзмәсендә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башының иң яхшы рәссамнарының берсе Василий Поленовның картиналар сериясе тәкъдим ителәчәк. Бу цикл Көнчыгышка сәфәрләр барышында туган, оста үзе аларны тормышының төп эше дип санаган.
“В.Д.Поленов һәм аның даирәсе рәссамнары” дигән икенче күргәзмә Поенов һәм аның замандашлары – укучылары һәм өлкән буын осталары эшләрен тәкъдим итә.