Казанның 18нче урта белем бирү мәктәбе карамагындагы “Черное и белое” кино мәктәбе (җитәкчеләре – М.Мальков) укучылары төшергән «Ежик и звездочка» һәм «Земля –наш общий дом» фильмнары “Киновертикаль” IV Балалар киносы фесиваль-конкурсы дипломнарына лаек булган. Фестиваль 2014 елдан бирле Саратов өлкәсе территориясендә уза.
Фестивальдә Саратов өлкәсе, Бөек Новгород, Владивосток, Волгоград, Казан, Мәскәү, Новосибирск, Самара, Санкт-Петербург, Уфа һәм Казахстан Республикасы балалар кино студияләре һәм иҗат төркемнәре катнаша. Соңгы ике елда анда катнашучылар саны 2,5 тапкыр арткан.