Рүзил Гатин “Ла Скала” сәхнәсендә чыгыш ясаячак

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның атказанган артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Рүзил Гатин дөньяның иң танылган опера театрларының берсе белән килешү төзегән.

2017 елның 4 октябрендә Миландагы “Ла Скала” театрында сайлап алулар узган. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан артисты Дж.Россининың “Севильский цирюльник” һәм К.-Глюкның “Орфей и Эвридика” операларына чакыру алган.

“Севильский цирюльник” – “Ла Скала” театрының Яшь җырчылар академиясе проекты, анда Рүзил граф Альмавива партиясен башкарачак. Операның премьерасы 12 ноябрь көнне була.

“Орфей и Эвридика” – “Ковент Гарден” Король операсы спектакле. Рүзил Гатин Орфей партиясенә дублер сыйфатында чакырылган. Аның премьерасы 2018 елның март аенда булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International