11 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе булачак.
Быел композитор Сара Садыйкованың 111 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан С.Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар китабы әзерләп чыгарды. 11 ноябрьдә 15.30 сәгатьтә Актерлар йортында әлеге басма тәкъдим ителәчәк. “Бибисара моңнары” китабына композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры тупланган.
Кичәдә Татарстанның халык артистлары Маргарита Коварская (фортепиано), Георгий Ибушев (вокал), Зөһрә Сәхәбиева (вокал), Татарстанның атказанган атистлары Рөстәм Гыйльфанов (вокал), Әхмәт Кәримов (баян), Гөлнара Мурзиева (вокал) Мария Курочкина (флейта), Гөлнара Мөхетдинова (вокал), Зөлфия Зарипова (вокал), Казан дәүләт мәдәният институтының баш концертмейстеры Илдар Арсланов, Динә Закирова (скрипка), Иркен Мостафин (вокал), Ильяс Камалов (виолончель) һәм Казан театр училищесы студентлары катнаша.