9-12 ноябрьдә Казан консерваториясендә Юрий Егоров исемендәге Икенче Бөтенроссия яшь пианиночылар ачык конкурсы узачак. Юрий Егоров – гомер юлы бик кыска булган талантлы музыкант. Аның иҗаты чит илдә киң танылу алган. Юрий Егоров 1976 елда күчеп киткән Голландиядә бүгенге көнгә кадәр аңа багышланган җәмгыять эшли (Youri Egorov Society). Безнең илдә аның исеме озак вакытлар онытылган иде. Бүген дә аны бик сирәкләр белә. Шуңа да конкурсны оештыручылар Егоров иҗатын популярлаштыруны максат итеп куя.
Юрий Егоров исемендәге конкурс беренче тапкыр Казан консерваториясендә 2015 елда үткәрелгән иде. Хәзер анда катнашучылар саны артты. Анда 25 яшькәчә булган пианиночылар катнаша ала. Быел Казан, Екатеринбург, Ростов-Дон, Саратов, Саранск, Киров, Ижевск, Чаллы музыкантлары конкурста катнашу өчен гариза биргән.
Конкурс 9 ноябрь көнне Рахманинов исемендәге залда ачыла, сайлап алулар да шунда ук узачак.
Быел жюри белән танылган пианиночы, СССРның, Грузиянең халык артисткасы Элисо Вирсаладзе рәислек итә. Катнашучыларның осталыгын Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Юрий Егоровның Урта махсус музыка мәктәбендәге укытучысы Ирина Дубинина; Россиянең атказанган артисты, профессор Евгений Михайлов; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Александр Михайлов; халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәү консерваториясе карамагындагы Үзәк музыка мәктәбе укытучысы Андрей Жаворонков; Казан консерваториясе карамагындагы урта махсус музыка мәктәбе директоры Денис Маршанский да бәяләячәк.
10 ноябрь көнне конкурс кысаларында Элисо Вирсаладзе концерты узачак. Ул С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Ферулев җитәкчелегендәге Юниор-оркестр белән чыгыш ясаячак. Программада – Моцарт һәм Шопенның фортепиано концертлары.
Конкурста катнашучылар шулай ук Элисо Вирсаладзе үткәрәчәк остаз дәресләрендә дә катнаша ала. Ул 12 ноябрь көнне консерваториянең Кече залында үтәчәк. Шул ук көнне конкурска нәтиҗәләр чыгарыла һәм лауреатлар да бүләкләнә.