“Татар моңы” конкурсының беренче туры нәтиҗәләре мәгълүм

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

5 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында “Татар моңы-2017”  IX Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының беренче туры үтте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән 100дән артык гариза алынган иде.

Конкурста республиканың бөтен районнары, Россия төбәкләре, БДБ илләреннән уен коралларында уйнаучылар, татар җырларын башкаручылар катнашты.

Алар үз сәләтләрен өч турда күрсәтәчәк. Конкурста катнашучыларны сайлап алу Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә үтте. Шулай ук алдан җибәрелгән видео- һәм аудиоязмалар буенча да сайлап алу була. Икенче һәм өченче турлар Казанда 20-25 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары туры эфирында узачак.

5 ноябрь көнне беренче турда нәтиҗәләре түбәндәгечә:

«Инструменталь башкару» номинациясе: Эльмира Ляпина (Чехия, Прага), Айнур Кыямов (Башкортостан, Тәтешле р-ны, Беляшево авылы), Әлфис Галиуллин (Чистай р-ны, Татар Елтаны авылы), Салават Яруллин (Әтнә р-ны, Югары Сәрдә авылы), Регина Рәшитова (Самосырово бистәсе), Лилия Сәфәргалиева (Казан), Альбина Газизова (Актаныш р-ны, Иске Кормаш авылы), Энҗе Әхмәтҗанова (Казан), Гүзәл Хәкимуллина (Зәй-Яр Чаллы), Адилә Зиннәтуллина (Биектау), Ләйсән Басырова (Актаныш).

«Вокал, соло» номинациясе (иратлар арасында, 15-20 яшь): Илһам Яруллин (Арча), Айназ Гасин (Башкортостан, Кушнаренко р-ны, Иликово авылы), Динар Гарипов (Саба р-ны, Шәмәрдән бистәсе).

«Вокал, соло» номинациясе (хатын-кызлар арасында, 21-35 яшь): Гүзәл Шәрәфетдинова (Актаныш р-ны, Киров ис. совхоз бистәсе), Миләүшә Хәсәншина (Казан), Альбина Абрамова (Түбән Кама-Казан), гөлнара Рәхматуллина (Сарман), Нәфисә Назарова (Башкортостан, Тәтешле р-ны, Югары тәтешле авылы), Алсу Муксинова (Казан).

«Вокал, соло» номинациясе (ир-атлар арасында, 21-35 яшь): Фидарис Мортазин (Казан), Нуршат Батаршин (Әлмәт), Әлфис Галиуллин (Чистай р-ны, Татар Елтаны авылы).

«Регион. Вокал, соло» номинациясе (хатын-кызлар арасында): Әдилә Әхмәтова (Санкт-Петербург), Эльвина Калмыкова-Бархитдинова (Свердловск өлкәсе, Югары Пышма шәһәре), Нәргизә Лутфрахманова (Үзбәкстан,

Маргилан), Әминә Нурмөхәмәтова  (Лондон), Лиана Габдрахманова (Магнитогорск), Гөлфия Бакирова  (Ульяновск өлкәсе-Төньяк Осетия, Алания), Алинә Асматуллова (Ульяновск), Яна Мөхәмәтҗанова (Хәбибуллина) (Казахстан,

Кокшетау).

«Регион. Вокал, соло» номинациясе (ир-атлар арасында): Илдар Насыйров (Ульяновск), Илдус Хәррасов (Түбән Новгород өлкәсе, Краснооктябрьский районы, Малое Рыбушкино авылы), Хаджаков Раушан (Үзбәкстан, Пахтаабад), Рөстәм Егоров (Удмуртия, Ижау), Салават Шәфыйков (Оренбург), Фәнил Галиуллин (Ульяновск өлкәсе).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International