Камал театрында “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсында катнашучы яшь драматургларның пьесаларын уку уза

2017 елның 3 ноябре, җомга

2017 елның 6, 7 һәм 8 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы һәм лабораториясенең өченче этабына узган яшь драматургларның пьесаларын уку уза. Пьесалар режиссерлар җитәкчелегендә профессиональ актерлар тарафыннан укылачак.

Өченче этапка узучы яшь драматурглар исемлеге:

1.      Сөмбел Гаффарова

2.      Гүзәл Сәгыйтова

3.      Рәдиф Кашапов

4.      Энҗе Гыйззәтова

5.      Алинә Бикмуллина

6.      Миләүшә Имамназарова

7.      Алсу Газтдинова

Исегезгә төшерәбез: быел “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы беренче тапкыр лаборатория форматында уза. Моңа кадәр яшь драматурглар лабораториясенең беренче ике этабы: иҗади белем алу һәм пьесалар язу этаплары узды.

“Яңа татар пьесасы-2017” лабораториясе һәм конкурсы яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелә. Конкурсны һәм лабораторияне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International