Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Бәхрейн Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әхмәт Абдулрахман Әл-Саати белән очрашты. Очрашуда Илченең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Вәлид Абдулла, LLC «ACI COPTER» компаниясе генераль директоры Денис Хакимов, аның урынбасары Надежда Евсеева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, бүлек җитәкчеләре катнашты.
Айрат Сибагатуллин кунакларны сәламләп, аларны Татарстанда күрүенә шат булуын әйтте һәм бу сәфәр соңгысы булмас, дигән ышаныч белдерде. “Безнең Бәхрейн белән элемтәләр бар. Сезнең кинематографистлар Казанда уза торган Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаша”, - дип искәртеп узды министр.
Бәхрейн Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әхмәт Абдулрахман Әл-Саати сүзләренчә, Татарстан – гарәп илләре белән Мәскәү арасында күпер ролен башкара. “Без сезнең республиканы, Казанны бик яхшы беләбез. Безнең монда дусларыбыз бик күп. Татарстанның соңгы еллардагы үсешен күзәтеп барабыз. Ул төрле милләтләрнең дус һәм тату яшәү үрнәге булып тора. Икътисади үсеш тә мактауга лаек. Бәхрейн Корольлеге ел саен Казанда уза торган «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитта катнаша”, - диде ул.
“Татарстан күп милләт вәкилләре дус һәм тату яшәгән төбәк буларак аерылып тора. Бәхрейн да шулай ук. Без Казанда күпмилләтле җәмгыятьләр тормышына багышланган берәр мәдәни чара үткәрергә телибез”, - дип мөрәҗәгать итте Илче министрга. Шулай ук Бәхрейнда Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен үткәрү тәкъдимен дә җиткерде.
Очрашу азагында Айрат Сибагатуллин бу тәкъдимнәрнең якын арада каралачагын әйтте һәм ике як өчен дә файдалы хезммәттәшлеккә өметләнүен белдерде.