Казанда Сара Садыйкованы искә алдылар

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Бүген композитор, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисткасы Сара Садыйкованың тууына 111 ел тулды. Шул уңайдан, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, рухына дога кылырга дип, Яңа  татар бистәсе зиратына бардылар.

Башта Сара апа Садыйкованың рухына дога укылды. Аннары искә алу чарасына килүчеләр татар халкының бөек кызы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

“Сара апа үзенең “Беренче мәхәббәт”, “Кайтам инде”, Сөн турындагы җырлары белән күңелләребездә яши. Аның җырларын яшь буын да җырлар, алар һаман да халык күңелендә яшәр”, - дип белдерде Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров.

Г.Камал исемендәге Татар академик театры актрисасы, Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнголова, филармония артисты Зөфәр Сафин композитор турындагы җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская әнисе турында бик җылы сүзләр әйтте, әлеге чараны оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәтен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International