Казанда 9-14 декабрь көннәрендә узачак IX «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестиваленә билетлар сатыла башлады. «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Тольятти, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрен колачлый.
Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 15 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 7 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), “Әкият” курчак театрында, Актерлар йортында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм АРТХАБта күрсәтелә.