20 октябрьдә 18.30да Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк. Бу кичтә тамашачыларга Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” бенефис-спектакле күрсәтеләчәк. Төп рольне юбиляр үзе башкара.
Моннан тыш, театр музеенда Илгизәр Хәсәновның картиналарыннан торган күргәзмә белән танышу мөмкинлеге дә булачак.
БИОГРАФИК БЕЛЕШМӘ: Татарстанның халык артисты Хәсәнов Илгизәр Галимҗан улы 1957 елның 25 маенда Казан шәһәрендә туа. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә җибәрелә. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1980 елдан алып бүгенгәчә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. И.Хәсәнов Закир (М.Гафури “Кара йөзләр”), Хаммат (Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”), Клавдио (В.Шекспир “Юктан чыккан гауга”) кебек беренче рольләрен үк югары дәрәҗәдә башкарып, кискен характерлы, комик образлар остасы буларак таныла. Ул иҗат иткән образлар – Даян (Н.Гаетбай “Әстәгъфирулла”), Фәйрүз (Р.Хәмид “Исәнлеккә-саулыкка”), Хәмит (К.Тинчурин “Хикмәтле доклад”), Оронт (Мольер “Галиҗәнап де Пурсоньяк”), Клещ (М.Горький “Кояш төшмәгән җирдә”) һ.б. – төгәл сәнгати типиклаштыру, тормышчанлык белән аерылып тора, артист сәләтенең күпкырлы булуын күрсәтә. Соңгы елларда башкарылган Әмир Якупович (Н.Нестерова “Әллә язмыш, әллә ялгыш”), Сәет (И.Юзеев “Гашыйклар тавы”), Хәйбуш (Ш.Фәрхетдинов “Эх,алмагачлары!”), Әдһәм (А.Гыйләҗев “Ефәк баулы былбыл кош”), Мөгаллим (К.Тинчурин “Соңгы әсәр”) һәм башка рольләре аның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде.
И.Хәсәнов талантлы артист булуы белән бергә таләпчән мөгаллим дә. Ул озак еллар Казан шәһәре мәктәпләрендә укучыларны театр серләренә төшендерә, аларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Буш вакытларында картиналар яза.