29 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Мулла» спектакле соңгы тапкыр уйналачак. Әлеге драма 5 сезон буена уңышлы гына уйналып килде. 29 октябрьдә спектакль 66нчы тапкыр уйнала. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә булды.