20 октябрь көнне 13.00дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (201 кабинет) “Бәрмәнчек” Дәүләт керәшен фольклор ансамбле”нең IX концеррт сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе була.
Журналистлар белән очрашуда ансамбльнең директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков, концертның баш режиссеры, ТР халык, РФның атказанган артисты Илдар Хәйруллин, идея авторы һәм программаның режиссеры, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, ТРның атказанган артисткасы Эльмира Кәшәпова, этнограф, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров катнашачак.
Чарада катнашырга теләгән журналистлар аккредитацияне +7(906)1202505 (Екатерина Максимова) телефонына шалтыратып һәм admi.bermyanchek@mail.ru электрон почтасына язып уза ала.