Казанда “Мәдәният бизәкләре” III республика этноконфессия фестивале узачак

2017 елның 13 октябре, җомга

16 октябрь көнне “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе” базасында “Мәдәният бизәкләре” III республика этноконфессия фестивале узачак. Ул Сочида үтә торган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында оештырыла.

Фестивальне ТР Мәдәният, Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыклары, Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе гамәлгә куя.

Фестиваль программасы ике өлештән тора:

16.30дан 17.30га кадәр – күргәзмәләр һәм остаз дәресләре;

17.30дан 19.00гә ка кадәр концерт.

Халык кәсепчелеге күргәзмәсендә милли киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары, сувенир продукция тәкъдим ителәчәк, остаз дәресләре оештырылачак.

Фестивальнең концерт программасында республиканың профессиональ һәм үзешчән коллективлары, шулай ук Татарстан Халыклар ассамблеясе иҗат коллективлары чыгышлары каралган.

                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International