13, 21, 27 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә IV«Джазовая Казань» Халыкара фестивале узачак.
Фестиваль беренче тапкыр 2014 елда оештырылды. Өч ел эчендә ул Россиядә иң танылган джаз фестивальләренең берсенә әверелде. Ул үз мәйданчыгында джаз йолдылары – “Грэмми” премиясе лауреаты – виртуоз пианиночы Мариан Петреску һәм «New York Voices» ансамблен, Олег Лундстрем исемендәге оркестр, дөньяның иң яхшы йөз гитарачысы сафына керүче Стэнли Джордан, барабанчы Деннис Чамберс, Россия джазы мэтры Давид Голощекин һәм башкаларна кабул итте. “ТурСтат” аналитик агентлыгы мәгълүматларына караганда, «Джазовая Казань» фестивале быел Россиядә иң популяр көзге джаз фестивале рейтингында өченче урынны биләгән.
13 октябрьдә фестиваль ачылышында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Анатолий Василевский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Филармония джаз оркесты һәм Этерия Бериашвили концерты узачак. 21 октябрьдә джаз яратучыларны Игорь Бутман җитәкчелегендәге Мәскәү дәүләт джаз-оркестры концерты көтә. Ә 27 октябрьдә филармония сәхнәсендә Американың танылган «Госпел-шоу» төркеме чыгыш ясый.
Концертлар 18.30да башлана.