41нче һөнәри көллиятнең беренче курс студенты – иң яхшы фотограф-репортер

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда “Абилимпикс” III Мөмкинлекләре чиклеләр өчен илкүләм профессиональ осталык чемпионатының төбәк сайлап алу этабына нәтиҗәләр чыгарылды.

“Абилимпикс” – төрле категория инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча ярышлар. Аның төп максаты – хезмәт базарында физик мөмкинлекләре чикле укучылар, белгечләр өчен һөнәри интеграцияне үстерүгә булышу.

Искәртеп узабыз: Казанда конкурс җиде компетенция буенча узды: кирпеч салу, ландшафт дизайны, кондитер эше, пешекче, икътисад һәм бухгалтер хисабы, буяу эше, фотограф-репортер. Иң яхшы дип танылу өчен республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында укучы 45 егет һәм кыз көч сынашты. Бәйгедә катнашучыларны “Абилимпикс”ның бәйсез экспертлары һәм база предприятиеләре вәкилләре – потенциаль эш бирүчеләр бәяләде.

Җиңүчеләр арасында 41нче һөнәри көллиятнең беренче курс студенты Айрат Сафин да бар. Ул “Фотограф-репортер” компетенциясендә иң яхшысы булды. Хәзер аны Мәскәүгә сәфәр көтә. 1-3 декабрьдә анда “Абилимпикс” III Илкүләм чемпионатының финалы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International