27 октябрдә Уфада “Татар кызы-2017” Халыкара матурлык конкурсының финалы узачак.
“Татар кызы - 2017” Халыкара конкурсы Татарстан һәм Башкортстан республикалары Хөкүмәте, ике республиканың Мәдәният министрлыклары, “Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы һәм “Татар кызы” Халыкара конкурсының башкаручы дирекциясе ярдәмендә уза. Бәйгенең максаты - туган тел, гореф-гадәтләрне саклап калу, яшь буында тарихи-мәдәни мираска кызыксыну уяту.
Искәртеп узабыз: конкурсның беренче туры Россия төбәкләрендә узды. 20-23 сентябрьдә Казанда проектның ярымфиналы үтте. Жюри 25 катнашучы арасыннан 12сен сайлап алды. Алар арасына безнең республика вәкиле Гөлназ Гатина да керде. Алар барысы да 24 октябрьдә Башкортстан башкаласына барачак. Җиңүче “Татар кызы” дигән горур исемне һәм бүләккә автомобиль алачак.