Казанда “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурсы башлана

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Казанда “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы башлана. Әлеге бәйге инде тугызынчы ел рәттән уза һәм бөтен Россия, БДБ һәм чит илләрдән яшь башкаручыларны үзенә җыя. 
Сайлап алу турлары өч этапта узачак.

Беренче этап: 

13 октябрь көнне 13.00дә И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри уку йортларында белем алучылар арасында сайлап алу узачак. 19 октябрь көнне 16.30да Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары үз көчләрен сынап карый ала.
4 ноябрь көнне (вакыты үзгәрергә дә мөмкин) Казан дәүләт мәдәният институтында биредә белем алучылар һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән яшь башкаручылар арасында сайлап алу туры узачак.

Икенче һәм өченче этаплар 21-25 ноябрь көннәрендә “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә туры эфирда үтә.

28 ноябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының Гала-концертын үткәрү ниятләнгән.

Конкурсның нигезләмәсе Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында “Фестивальләр, Конкурслар, грантлар, Премияләр” бүлегендә урнаштырылга  (http://mincult.tatarstan.ru/rus/mezhdunarodniy-konkurs-molodih-ispolniteley-tatar.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International