С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Лада Лабзинаның иҗат кичәсе була

2017 елның 20 октябре, җомга

22 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, органчы Лада Лабзинаның иҗат кичәсе була. Ул 17.00дә башлана.

Концертта Удмуртиянең атказанган артисткасы, Мәскәүнең “Яңа опера” театры солисткасы Александара Саульская-Шулятьева (меццо-сопрано), “Яңа музыка” Камера оркесты (сәнгать җитәкчесе Анна Гулишамбарова), Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры (сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова) һәм ТРның халык артисты Идрис Сабирҗанов катнаша. Кичәне Виктория Шушарина алып бара.

Концертта И.С.Бах, С.Франк, Г.Ф.Гендель, Ф.Бройтигам, Ф.Пуленкның әсәрләре яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International