Татарстан Мәдәният министрлыгында шәһәрдә татар һәм рус мәдәни-ял мохитын булдыру проблемалары турында сөйләштеләр

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында “Шәһәр татар һәм рус мәдәни-ял мохитын булдыру проблемалары” дигән темага семинар узды. Анда республиканың 18 муниципаль берәмлегеннән килгән мәдәни-ял учреждениеләре белгечләре катнашты.

Семинарда катнашучыларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова сәламләде.

Чара барышында “Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге” ДБУ хезмәткәрләре “Шәһәр татар һәм рус мәдәни-ял мохитын булдыру: проблемалар һәм перспективалар”, “Традицион мәдәният күренешләрен актуальләштерү һәм саклап калуның заманча формалары һәм технологияләре” темасына докладлар белән чыгыш ясады.

Алга таба очрашу фикер алышулар белән дәвам итте, семинарга килгән белгечләр үзләрен кызыксындырга сорауларга җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International