Татарстан Мәдәният министрлыгы “Йөрәктән-йөрәккә” хәйрия акциясен дәвам итә

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгы “Йөрәктән-йөрәккә” дип аталган хәйрия акциясен дәвам итә. Әлеге проект кысаларында артистлар балалар һәм өлкәннәр йортлары, хастаханәләр, шулай ук тернәкләндерү үзәкләрендә чыгыш ясыйлар.

Әйтик, сентябрь аенда Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры “Югары Отар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты”нда “Серле төн” спектаклен күрсәтте.

С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залының Дәүләт камера хоры Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында чыгыш ясады.

Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле коллективы Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына сәфәр кылса, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе Яшел Үзән психоневрологик интернатында концерт куйды.

Мамадышның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары булып кайтты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International