13 октябрь көнне 16.00дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында журналистлар өчен яшь драматург Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” спектакле күрсәтелә. Спектакльне сәхнәгә режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган.
"Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр-яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә...