Мәскәүдә Россия дәүләт китапханәсендә VI Бөтенроссия мәдәният һәм сәнгать буенча иң яхшы электрон бамага китапханәләр конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Татарстан Республикасы милли китапханәсе “Марина Цветаева һәм Татарстан” электрон басмасы өчен лауреат булды.
Тематик белешмәлек М.Цветаеваның тууына 125 ел тулуга багышланган. Анда аның тормыш юлы, иҗаты, әсәрләре турында мәгълүмат тупланган.