Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча методик үзәге “Мастер-класс” Иҗат мәктәбе (Мәскәү) белән берлектә балалар сәнгать мәктәпләре укучылары һәм укытучылары өчен иҗади очрашулар, остаз дәресләре һәм концертлар үткәрә. Чаралар “Россиянең яшь талантлары” проекты кысаларында 10-12 октябрь көннәрендә узачак.
Әлеге проект укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, шулай ук укучыларның профессиональ-башкару культурасын үстерүгә йөз тота.
10 октябрь көнне әлеге чаралар Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә уза. 11ендә шундый ук очрашулар Чаллының С.Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбе, Яшел Үзәннең Балалар музыка мәктәбендә, ә 12сендә Алабуганың Ә.Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә үтәчәк. 14.00дә остаз дәресе, ә 17.00дә концерт башлана.
Остаз дәресләрен Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары Иван Кузнецов (балалайка), Александр Тарасов (баян), Иван Виноградов (балалайка-контрабас), Анастасия Захарова (домра), Мария Яхьяева (фортепиано), Григорий Середин (баян), Дмитрий Притула (гитара), Максим Макагонов (контрабас) үткәрә.
Концертларда Балалар сәнгать мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар да катнаша.
Иҗат мәктәбенең проектлары Россия Федерациясенең 20 төбәгендә 15 ел дәвамында уза.