“Арт-эволюция” Республика фестиваль проектына икенче сайлап алулар туры башланды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

“Арт-эволюция” Республика фестиваль проектына икенче сайлап алулар туры башланды. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә.  28, 29 октябрь көннәрендә Годовиков урамы, 1 адресы буенча сайлап алу туры узачак.

“Арт-эволюция” – күп профильле фестиваль, конкурслар өч юнәлеш буенча үткәрелә: артистлар өчен - АРТ-сәхнә, рәссамнар өчен - АРТ-киңлек, дизайнерлар өчен - АРТ-һөнәрләр. Һәр юнәлештә түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителгән:  вокал (соло, коллектив); уен кораллары (соло, коллектив); хореография (соло, коллектив); оригиналь жанр (соло-номер, сценка, шигырь уку); автор (шагыйрь, композитор).

Рәссамнар өчен: сынлы сәнгать һәм графика; Фотосурәт; видео.

Дизайнерлар өчен: кием дизайнеры; чәч ясау һәм визаж стилисты.

Конкурста 5тән 16 яшькәчә булган балалар һәм яшьләр катнаша ала. Алар өч яшь категориясенә бүленеп бәяләнәчәк. Фестиваль лауреатлары Татарстан Республикасы Яшьләр һәм уңышлылар реестрына керәчәк һәм 2018 елның июнь аенда үткәреләчәк фестиваль финалына чакырылачак.

Өченче сайлап алу туры 2018 елның гыйнварында, дүртенчесе апрель аенда үткәреләчәк. Фестивальнең финалы “Музыкаль баттл” форматында узачак. Анда җиңүче 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International