9 октябрь көнне 11.00 һәм 13.00дә Чаллы дәүләт курчак театры үзенең 31нче сезонын ачты. Тамашачыларга “Каша из топора” спектакле күрсәтелде. Аны сәхнәгә Санкт-Петербургның “Лица” театр һәм кино балалар студиясе режиссеры Антон Лабушкин куйган.
Ачылыш тантанасында балалар һәм өлкәннәр өчен әкияти тамаша күрсәтелде, шулай ук уен-көлке, төрле бәйгеләр, артистлар белән аралашулар да күп булды.