Кариев театры 30 сезонын 12 нче октябрьдә “Артист” спектакле белән ача

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 12 нче октябрьдә “Артист” (Р.Зәйдулла) спектакле белән 30 нчы юбилей сезонын ача. 

Сезон ачылу тантанасында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан театрда эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар да чакырылган. Шулай ук еатрда эшләүче хезмәткәрләрнең 1 нче сыйныфка кергән ул-кызлары да киләчәк.  

Кариевлылар быел да тамашачыларны кызыклы проектлар, яңа премьералар белән сөендерергә җыена.

Иҗади планнарга килгәндә,  Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилеена әзерлек эшләре бара.

2014 елдан башланып киткән “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты быелгы сезонда да дәвам итәчәк. Әлеге проект кысаларында быел Томск, Омск, Мәскәү шәһәрләрендә хезмәт итүче якташларыбызга “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) спектакле күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International