Яшь казанлылар 10 һәм 11 октябрь көннәрендә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә Чаллы курчак театрының “Алтын чеби” спектаклен карый алачак. Аны сәхнәгә режиссер Павел Акинин куйган. Рәссам – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Митрофанов, композитор Андрей Занога.
Спектакльләр 11.00 һәм 13.00дә башлана.